news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургутлы 32 миллион сумнан артык акча откан

Әлеге ир-ат лотерея билетын нибары 50 сумга сатып алган.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Сургутта берәү лотереяга 32 миллион сумнан артык акча откан. Бу хакта “Столото” дәүләт лотереясының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “Известия”.

Әлеге ир-ат лотерея билетын нибары 50 сумга сатып алган. Ул алты санны белгән. Тагын бер номерны белгән очракта, суперприз откан булыр иде, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Россия лотерея тарихында иң зур отышка Воронеж өлкәсендә яшәүче 63 яшьлек Наталья Власова ия булган. Ул Мәскәүнең “Столото” лотерея үзәгендә 506 миллион сумга сертификат алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100