Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургут татарлары «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Чарада төрле яшьтәге милләттәшләребез – мәктәп укучыларыннан алып өлкән буын вәкилләренә кадәр катнашкан. Диктант язу барышында Сургут татарлары туган телгә тугрылыгын һәм бердәмлеген күрсәткән.
Быелгы текст бөек шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган иде. Бу исә катнашучыларга тагын бер кат Тукай дөньясы белән танышырга мөмкинлек бирде, диелә хәбәрдә.
Диктант язучылар арасында яшьләрнең булуы сөендерә – бу туган телнең киләчәге өметле икәнен күрсәтә.
«Туган тел – безнең рухи байлыгыбыз. Тукайның 140 еллыгы уңаеннан диктант язу – ул шагыйрьнең истәлегенә хөрмәт күрсәтү һәм үзебезнең татарлыгыбызны раслау», - ди чараны оештыручылар.
Чара азагында катнашучылар Тукай шигырьләрен укыган һәм татарча җырлар башкарган. Сургут татарлары өчен «Татарча диктант» – белемнәрне тикшерү мөмкинлеге генә түгел, ә үз тамырларыңны барлау чарасы да.
Фото: Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз