news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургут татарлары "Шәл бәйләү өмәсе" ясады

Сургутның "Ак калфак" оешмасы, милләтне саклап калу максатыннан, "Шәл бәйләү өмәсе" оештырган.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, 27 гыйнвар көнне Сургутның «Ак калфак» оешмасы «Шәл бәйләү өмәсе» уздырды.

"Остазыбыз Гөлсинә Вәлиева ничек мамык язарга, өрләргә һәм ничек бәйләнгәнең күрсәтте. Кул эшләрен тотып килүчеләр дә булды. Гармунчылар — Фәнил белән Марсель халкыбызның онытылмас җырларын уйнап, җырлый-җырлый утырдылар. Ансамблебезнең нәни кызлары да катнашты — Чулпан Гыйльманова «Шәл бәйләдем» дигән җырын бүләк итте", дип хәбәр итә Сургут татарларының милли-мәдәни автономиясе. 

Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас.

"Бу гадәтләр югалмасын өчен без аларны онытмаска, хөрмәт итәргә, белергә тиеш. Аларны белсәк, безнең телебез, милләтебез дә югалмас, сакланыр", - дип белдерә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100