news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургут татарлары кызларны изү, егетләрне милли бизәкле галстук ясарга өйрәткән

Сургут татарлары кызларны изү, егетләрне милли бизәкле галстук ясарга өйрәткән
Фото: https://vk.com/tatarlar_surgut

Сургут шәһәренең Татар үзәгендә татар хатын-кызлары өчен изү ясау буенча мастер-класс узган. Мастер-класста «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте активистлары, якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашкан. Бу хакта «Татарлар-Сургут» Сургут милли-мәдәни татар автономиясе социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Якшәмбе мәктәбе укытучысы Алсу Гайнетдинова презентация күрсәткән һәм XIX-XX гасыр татар костюмы тарихы турында сөйләгән. Егетләр дә читтә калмаган — үзләренә милли бизәкле галстук ясаган.

Залда халык иҗаты экспозициясе әзерләнгән. Өстәвенә, күргәзмәдә тәкъдим ителгәннәрнең барысы да — хатын-кызлар кулы белән эшләнгән. Болар — хатын-кызларның кул эшләре: гаилә реликвияләре, салфеткалар, сөлгеләр, алъяпкычлар, төрле максатлардагы хатын-кыз калфаклары, шулай ук татар милли костюмы тарихы турында китаплар. Очрашу традицион чәй эчү белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot