news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургут татарлары хыялларга багышланган концертка чакыра

«Сандугач» татар мәдәнияте коллективы концертны 27 март көнне уздыра.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 27 март көнне Сургут шәһәрендә «Хыяллар» концерты узачак. Аны «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы оештыра.

Концертта олылар һәм балалар чыгышлары көтелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Сәхнәдә ансамбль солистлары музыка һәм бию телендә хыяллар, иҗатка мәхәббәт турында сөйләячәк. Татар музыкасы һәм күңелле атмосферада булачак, диелә хәбәрдә.

Концерт Сургутта Себер урамындагы 2 нче йортта урнашкан Шәһәр мәдәният үзәгендә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot