news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Сургут татарлары "Халыклар дуслыгы Кубогы" өчен ярыша

Әлеге турнирда татарлар командасы да көч сынаша.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). 5-6 май көннәрендә Сургутта мини-футбол буенча уза торган "Халыклар дуслыгы Кубогы" турнирында татарлар командасы да көч сынаша. Бу хакта Сургут шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
"Ак барс" дип исемләгән командабыз ике уенда җиңде. Бүген ярымфинал һәм финал уеннары булачак. Милләттәш җанатарларыбызны уеннарда көтәбез", - диелә хәбәрдә.  
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100