news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургут татарлары өчен ана теле курслары эшли башлый

Якшәмбе мәктәбендә укырга теләүчеләргә яшь ягыннан чикләүләр каралмаган.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Сургут шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе каршында якшәмбе мәктәбе ана телен өйрәнергә теләүчеләр төркемнәрен җыюы хакында хәбәр итә.

Туган тел курслары һәр якшәмбе уздырылачак, яшь ягыннан чикләүләр юк. Һәр яшь төркеме аерым шөгыльләнәчәк, диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot