news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Сургут татарлары "Батырлар уены" этноспорт фестивале уздыра
Биредә утын яру, капчык белән сугышу, таяк тартышу, милли көрәш һ.б. спорт ярышларында катнашып, көчне сынарга мөмкин булачак.
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). 23 июнь көнне Сургут шәһәрендә "Батырлар уены" этноспорт фестивале узачак. Бу хакта җирле татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Чара Югра этноспорт федерациясе һәм "Крепость" көрәш клубы ярдәме белән оештырыла.
Биредә утын яру, капчык белән сугышу, таяк тартышу, милли көрәш һ.б. спорт ярышларында катнашып, көчне сынарга мөмкин булачак.

Кунаклар каршында Татарстан һәм Башкортстан артистлары, җирле иҗат коллективлары чыгыш ясар дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot