news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургут татарлары "Балкыш" XX милли мәдәниятләр фестивалендә катнашты

Фестивальгә килгән кунаклар, татар милли көнкүрешен чагылдырган күргәзмә белән танышып, милли ризыклардан авыз итә алды.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Сургутта узган XX “Балкыш” милли мәдәниятләр фестивалендә татар мәдәнияте дә тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Сургут татар милли-мәдәни мохтарияте.

Сургутта көн күрүче милләтләр бу бәйрәмдә “20 ел: барысы да алда әле” дигән лозунг астында, үзләренең бердәмлекләрен күрсәтеп, җыр һәм биюләре белән бер-бер артлы чыгыш ясады.

Фестивальгә килгән кунаклар, татар милли көнкүрешен чагылдырган күргәзмә белән дә танышып, милли ризыклардан авыз итә алды, теләгән кеше чигү буенча мастер-классларда катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100