news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургут Татар яшьләре оештырган ГТО фестивалендә татар биюе һәм җыры бәйгесе була

Сургут шәһәре Татар яшьләре берлеге милли бергәлекләрне 3 ноябрьдә узачак «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленә чакыра. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Ханты-Манси автономияле округы - Югра татар яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый милли-мәдәни берләшмәсе сәхифәсендә хәбәр ителә.

29 ноябрьдә иҗади өлеш тәкъдим ителә, анда татар халык биюе, татар җыры, шигырь сөйләү була. Аннары җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтелә, диелә хәбәрдә.

Якшәмбе, 3 ноябрьдә, программада чараның иртәнге өлеше, аннары пресс, отжимание, алга таба бөгелү каралган.

Фестивальдә 18 яшьтән алып 64 яшькәчә кешеләр чыгыш ясый, эстафетада 6-14 яшьлекләр катнаша

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100