news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургут татар яшьләре кабат бергә ял итәргә җыена

Узган җыенда яшьләр уеннар оештырган, учакта аш пешергән, шашлык кыздырган, учак янында җырлар җырлаган.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Сургут татар яшьләре кабат күмәкләшеп ял итәргә җыена. Бу хакта Сургут татар яшьләре берлеге хәбәр итә. 
 
Яшьләр 18 август көнне җыелырга планлаштыра. Узган җыеннары 23 июльдә булган. Яшьләр уеннар оештырган, учакта аш пешергән, шашлык кыздырган, учак янында җырлар җырлаган. 
Мондый чараларны татар яшьләре ел саен үткәрә, диелә хәбәрдә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot