news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургут татар яшьләре физик мөмкинлекләре чикле балаларга милли уеннар уйнаткан

Баларга татар җырлары да җырланган.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Сургут шәһәре татар яшьләре берлеге әгъзалары физик яктан мөмкинлекләре чикле булган балалар янына барып, татар халкы уеннары белән таныштырган. Бу хакта Сургут Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
"Алар балаларны татар халкының милли киемнәре, уеннары белән таныштырды. Татар җырлары,татар моңнары белән кыска гына вакыт аралыгында булса да, балаларның күңелләрен күрергә тырышты", - диелә хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100