news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургут татар яшьләре "Акыл шоу" викторинасы оештыра

Яшьләр Габдулла Тукайны искә алу өчен, бүген кафеда җыелышачак.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Бүген Сургут шәһәрендә яшәүче татарлар "Акыл шоу" дип аталган викторинага җыела. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

фото: tatar-congress.org

Әлеге викторина "Сити Молл" сәүдә үзәгендә урнашкан "Түбәтәй" тиз тукландыру кафесында 13.00 сәгатьтә башлана.

Татар телендә булачак "Акыл шоу" дип исемләнгән викторина бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан "Сургут татар Яшьләр берлеге" тарафыннан оештырыла, диелгән бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot