Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургут татар якшәмбе мәктәбендә чираттагы уку елын тәмамлау уңаеннан бәйрәм чарасы узган
Сургут шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче татар якшәмбе мәктәбенең зурлар төркемендә соңгы дәрес узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Төркемдә укучылар саны елдан-ел арта. Быелгы уку елы да кызыклы очрашуларга, танышуларга бай булды. Дәресләргә йөргән һәр укучы татар телен өйрәнү белән генә чикләнеп калмады, үзебезнең гореф-гәдәтләребез, йолаларыбыз белән дә танышты, татар автономиясе уздырган төрле чараларда актив катнашы, диелә хәбәрдә.
Соңгы дәрестә укучылар ел дәвамында алган белемнәрен тикшерү максатыннан кроссврод сорауларына жавап эзләгән, башваткычлар чишкән. Дәрес, гадәттәгечә, чәй табыны артында тәмамланган. Якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр уку елына йомгак ясаган һәм яңа уку елына планнар корган. Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге һәр укучыга телебезне, мәдәниятебезне саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт белдергән, үз телеңне, мәдәниятеңне, тарихыңны белүнең мөһимлеген азсызыклаган һәм алдагы елларда да актив булырга чакырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз