news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургут шәһәрендә татар теле түгәрәге ачылды

Түгәрәк татарларның шәһәр милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырылган.

Сургут шәһәрендә татар теле түгәрәге ачылды
архив/Рамиль Гали

(Казань, 25 ноября, «Татар-информ»). Сургутта «Татарча өйрәнәм» түгәрәге ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр бушлай уздырыла, бирегә теләге булган һәркем килә ала. Түгәрәккә һәр дүшәмбе көнне 19:00 сәгатьтә Бажов урамы, 31 адресы буенча килергә мөмкин.

«Татар телен өйрәнергә, кабатларга яки белем дәрәҗәсен күтәрергә теләге булган бар кешене дә көтәбез», - дип хәбәр итә түгәрәкне оештыручыларның берсе Рамил Гатауллин.

Татар яшьләре берлеге хәбәр итүенчә, татар телен өйрәнү өчен мондый түгәрәк Сургутта әле беренче тапкыр ачыла. Ул татарларның шәһәр милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100