news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургут шәһәрендә икенче мәчет төзелешенә нигез салынды

«Сургут шәһәре татар яшьләре берлеге» активистлары яңа мәчет буласы урынна чистарткан.

Сургут шәһәрендә икенче мәчет төзелешенә нигез салынды
tatar-congress.org

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). ХМАО-Югра мөселман халкы өчен күптән көтелгән вакыйга, Сургут шәһәрендә икенче мәчет төзелешенә нигез салынды. Мәчет төзелеше эшләре башланып китте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа мәчет буласы җирлеген чистарту, чүп-чарлардан арындыру эшләрендә «Сургут шәһәре татар яшьләре берлеге» активистлары катнашкан. "Кечкенә балаларын күтәреп, җиң сызганып өмәгә килделәр. Берәүләр бәби караса, икенчеләр капчык-капчык чүп-чарны күз йомганчы җыеп та чыктылар. Мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләр, нигез салучылар, «Сургут шәһәре татар яшьләре берлеге» активистлары", дип яза Гөлчәчәк Фәтхулова.

"Мәчет – без, мөселманнарның Аллаһыбызга гыйбадәт кыла торган изге урыны. Бу урын гел шулай чисталыкны, пөхтәлекне сакласын. Шәһәребез өстен илаһилыкка күмеп берьюлы ике яктан яңгыраган, моңлы азан тавышларын бергәләп тыңларга насыйп итсен", - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100