news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сургут шәһәре Думасында татар милли-мәдәни мохтарияте активистларын бүләкләделәр

Бүләкләр татар милли-мәдәни мохтарияте оешуына 20 ел тулу уңаеннан тапшырылды.

Сургут шәһәре Думасында татар милли-мәдәни мохтарияте  активистларын бүләкләделәр
tatar-congress.org

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Сургут шәһәре Думасында татар милли-мәдәни мохтарияте оешуына 20 ел тулу уңаеннан оешма активистларын бүләкләделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сургут шәһәре Думасында татар милли-мәдәни мохтарияте оешуына 20 ел тулу уңаеннан чара узды.

Анда милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре, социаль сәясәттә күрсәткән хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Сургут шәһәре милли — мәдәни автономиясе советы әгъзаларын Дәүләт Думасы рәисе Н.А.Красноярова исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Бүләк алучылар арасында - танылган эшмәкәр Фазыл Әгъләмов һәм татар яшьләре берлеге активистлары Рамил Гатауллин һәм Розалия Сабитова.

news_right_1
news_right_2
news_bot