news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургут Сабан туенда Әлмәт спортчысы Рөстәм Йосыпов батыр калган

Милләттәшләребез Сургутта Сабан туен быел 31 нче тапкыр оештырды.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Сургут Сабан туенда Әлмәт спортчысы Рөстәм Йосыпов батыр калган. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Милләттәшләребез Сургутта Сабан туен быел 31 нче тапкыр оештырды. 
 
"Әмма мондый  бәйрәм беренче тапкыр узды. Чөнки быел шундый зур чараны Татарстанның нефть башкаласы - Әлмәт шәһәре оештырды. Сургут дәүләт театры каршындагы мәйдан татар-башкорт авылына әверелде. Ике сәхнә эшләде. Анда җирле иҗат төркемнәре һәм Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясады. Күргәзмәләр, уеннар оештырылган иде", - диелә хәбәрдә.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100