Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургут-Мәскәү самолетын Әфганстанга алып китәргә җыенган пассажир тоткарланды
Самолет Ханты-Мансийск аэропортына төшеп утырды.
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Сургут-Мәскәү рейсы буенча оча торган самолетны Әфганстанга алып китәргә теләгән пассажир кулга алынды. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.
Бүген самолеттагы пассажирларның берсе (41 яшьлек Россия гражданины булуы ихтимал) лайнерга, курсын үзгәртеп, Әфганстанга очарга боерды. Шуннан соң Сургуттан чыккан самолет Ханты-Манскийскка таба китте.
Хәзерге вакытта самолет Ханты-Мансийск аэропортына төшеп утырды. "Пассажир тоткарланды. Үзе белән коралы юк", - дигән агентлык чыганагы.
"Россия24" (ВГТРК) хәбәр иткәнчә, Ханты-Мансийск аэропортына экстрен хезмәтләр җыелган. Бина сак астына алынган.
Телеканал мәгълүматы буенча, "Аэрофлот" самолеты SU1515 рейсын башкарган. Бортта 75 кеше, шул исәптә биш бала, җиде экипаж әгъзасы булган.
Аэропорт янында полиция экипажлары тора. Барлык машиналарны да тикшерәләр. Аэропорт бинасына журналистларны да пассажирларны да кертмиләр, дип хәбәр иткән агентлык корреспонденты аэропорттан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, пассажир психик авыру булырга мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз