Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сургут Җәмигъ мәчетендә әхлак кичәсе узды
Сургут шәһәре мөселманнары өчен Сургут Җәмигъ мәчете каршында эшләүче мәдрәсә зур әһәмияткә ия. Анда теләгән һәркемне ислам нигезләренә һәм Изге Коръәнне укырга өйрәтәләр, рухи-әхлакый тәрбия буенча төрле очрашулар һәм чаралар оештыралар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ял көннәрендә биредә үткәрелгән әхлак кичәсендә Ханты-Манси автономияле округы-Юграның күп кенә имамнары һәм мәчеткә йөрүчеләр катнашты. Мондый мөһим очрашулар системалы рәвештә үткәрелә.
«Хәзрәтләр әйтүенчә, бүгенге катлаулы чорда кешеләр дингә күбрәк мөрәҗәгать итә башлаган, чөнки ислам – Аллаһы Тәгаләгә табыну һәм намаз уку гына түгел. Ислам – якын кешеләргә карата шәфкатьлелек күрсәтү дә. Аллаһы Тәгалә әлеге чараны оештыручылар, анда катнашучыларга игелек китерсен һәм байлыкларын арттырсын!» - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз