news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда ирле-хатынлы Җиһаншиннар бергә яшәүләренең 70 еллыгын билгеләп үтте

Башкортстанның Дүртөйле районы Солтанбәк авылында яшәүче ирле-хатынлы Җиһаншиннар рәхмәт туйларын билгеләп үтте. Аларны күркәм юбилейлары белән муниципаль берәмлек башлыгы Риф Йосыпов котлады, дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Әгъләм Әгъзам улы һәм Винера Фазылҗан кызы бергә 70 ел гомер иткән. Гомер буе колхозда эшләгәннәр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Җиһаншиннар туганнарының кадер-хөрмәтен тоеп бәхетле гомер кичерә.

«Ир белән хатынның бу юбилейны Зур һәм дус гаилә елында бәйрәм итүе символик мәгънәгә ия. Бергә дус-тату гомер итү, үзара хөрмәт, хисләр җылылыгын һәм бер-береңә тугрылыкны саклау – чын тормыш зирәклеге ул», – дип билгеләп үтте Риф Йосыпов.

news_right_1
news_right_2
news_bot