Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
SUPERTATAR музыкаль төркеме халыкара турын Казанда концерт белән башлап җибәрде
Концерт "Казан" милли-мәдәни үзәгендә бара.
Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). SUPERTATAR Rythm & Etno Band төркеме концерты кинорежиссер Илшат Рәхимбайның музыкаль төркем турындагы документаль фильмы белән башланып китте.
Концерт "Казан" милли-мәдәни үзәгендә уза. Концертны Рузил Әхмәдиев алып бара.

"Без бүгенге концертка фольклорчы галим, музыкант Геннадий Макаровны да чакырдык. Ул халык музыкасы белән эшли, без заманча музыка белән эшлибез. Менә шуларны куша белсәң - алга таба барырга була. Бу концертта шул юнәлештәге экспериментлар булачак", - дип вәгъдә итте концерт алдыннан музыкаль төркем җитәкчесе Дәниз Бәдретдин.
Программада – Дәниз Бәдретдин, Муса Маликов үзләренең яңа җырларын башкара. Бу концертта скрипкачы Иркә Гайнелмөхәммәтова катнаша алмый. Аның булмавы концертны классик юнәлештән бераз джазга таба якынайтты, ди музыкантлар.
Бүген төркем үзенең яңа җырчысын тәкъдим итә. Ул тамашачыга "Болгар кызлары" төркеме аша таныш артистка Гүзәл Камалова.
SUPERTATAR музыкаль төркеменең концертлары дәвам итәчәк. 26 гыйнварда Мәскәүнең Асадуллаев йортында концерт планлаштырылган.
Мәгълүмат өчен: «SuperTatar» халыкара проекты Финляндия музыканты Дәниз Бәдретдин идеясе белән төзелгән. Аның беренче составында саксофончы Муса Маликов, басист Илнар Фатыйхов, барабанчы Тимур Сапаров һәм скрипкачы Иркә Гайнелмөхәммәтова иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз