news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Супергеройлар каты авырулы пацинтларны бәйрәм белән котлаган

Татарстан Хөкүмәте һәм республика табиблары Балаларны яклау көне уңаеннан кечкенә пациентлар өчен бәйрәм оештырган.

Супергеройлар каты авырулы пацинтларны бәйрәм белән котлаган
пресс-служба ДРКБ

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Түбәдән төшкән супергеройлар ДРКБның каты авырулы пациентларын балаларны яклау көне белән котлаган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Супергеройлар урамга чыга алмаган пациентларның тәрәзәләрен шакыганнар, сабыйларны һәм яшүсмерләрне бәйрәм белән котлаганнар.

Балаларга сабын куыклары тамашасыннан анимация программа, лего-үзәгеннән күңел ачу тамашасы һәм файдалы конфетлар әзерләү буенча мастер-класс тәкъдим иткәннәр.

Шулай ук кечкенә пациентларга фуршет әзерләгәннәр, татлы күчтәнәчләр авыз итәргә һәм дискотекага чакырганнар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot