Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан янгында өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган
ТР Тәтеш районының Иоково авылында Вахитов урамындагы шәхси йортта янгын чыккан.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йорт тулысынча ут эчендә булган. Сүндерү процессында алар 71 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан. Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз