news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында 54 яшьлек ир-ат гаражда янып үлгән

Бүген төнге дүртенче яртыда 101 янгын сагы номерына Татарстанның Әгерҗе шәһәре Чехов урамында янгын чыгуы хакында хәбәр килә.

Биредә гаражга ут капкан, аның тирәсендә куе төтен баганасы хасил булган. Ут белән көрәшүчеләр урынга берничә минут эчендә килеп җиткән. Гаражда 54 яшьлек ир-атның мәетенә юлыкканнар.

Берничә минуттан соң янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100