news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сүндерелмәгән тәмәке аркасында Казанда күпкатлы йорттагы янгында 37 яшьлек ир-ат үлгән

Казанның Чуйков урамындагы тугыз катлы йортта бер бүлмәле фатирда янгын чыккан. Бу хакта хәбәр кичә килде, дип белдерде «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Ут капкан фатирдан янгын сүндерүчеләр 37 яшьлек ир-атны коткара. Зыян күрүчене «ашыгыч ярдәм» бригадасына тапшыра.

Кызганыч, әмма бер сәгать ярымнан соң ир-ат Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә вафат була.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән. Матрас һәм җиһазлар янган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе — тәмәке тартуда саксызлык. Ир-ат тәмәке төпчеген сүндермәгән килеш йоклап киткән, һәм бу ут чыгуга китергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100