Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бруней солтаны Путин белән сөйләшкәндә Казанда аңа ошавын әйткән
Бруней солтаны Хассанал Болкиах Россия – АСЕАН саммитының пленар утырышы алдыннан Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшкәндә аңа Казанда ошавын әйткән. ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шуның видеосын урнаштырган.
«Бруней солтанына Казанда ошаган бугай. Россия – АСЕАН саммитының пленар утырышы башланыр алдыннан Бруней солтаны Владимир Путинга хис-кичерешләрен җиткерде», - дип язган Лилия Галимова МАКСтагы каналында.
Кичә Хассанал Болкиах Владимир Путин белән очрашуда Казанны матур шәһәр дип атаган иде.
Видео: Лилия Галимованың МАКС-каналы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз