news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бруней солтаны Путин белән очрашуда Казанны матур шәһәр дип атады

Бруней солтаны Хассанал Болкиах Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Казанны матур шәһәр дип атады һәм Россиягә 10 елдан артык элек ясаган визитын җылылык белән искә алуын билгеләп үтте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Минем Россиягә соңгы сәфәремә 10 елдан артык вакыт узды, әмма һаман да бу визит турында җылылык белән искә төшерәм. Мин яңадан Россиядә - Казан шәһәрендә кунак булуыма бик шат», - дип билгеләп үтте солтан үз чыгышында.

Бруней башлыгы шулай ук Россия лидеры белән очрашу мөмкинлеген югары бәяләвен белдерде һәм аның белән моннан алдагы сөйләшүләрне санап үтте, аларның җылы атмосферада узуын әйтте.

«Мин Сезнең белән очрашу мөмкинлеген югары бәялим. Бүгенге фикер алышуның нәтиҗәле булачагына өметләнәм», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot