news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сул Болак урамында 8 автомобиль катнашында берьюлы 3 юл-транспорт һәлакәте булган

Бу һәлакәт турында ,,Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының веб-репортеры хәбәр итте

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының веб-репортеры Казанның үзәк урамында булган җитди юл һәлакәте турында хәбәр итте.
Якынча 13.50 сәгатьтә Сул Болак урамында берничә автомобиль бәрелешкән. Кинәт тормозга баскан “Мазда” автомобиленә “КИА-Спектра” килеп бәрелгән, ә анысына зур тизлектә “БМВ”. Нәтиҗәдә, “КИА-Спектра” автомобиле “КАМАЗ”га килеп бәрелгән.
Шул ук вакытта диярлек Чернышевский-Уң Болак урамнары чатында “Фольксваген” һәм “Хендай” бәрелешкән, ә Болак күперендә - “Дэу-Нексия” һәм “ВАЗ-2105” автомобильләре.
Веб-репортер сүзләренчә, һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары килгән. Әмма юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә җитди зыян күрмәгән. Бу участокта транспорт хәрәкәте кыенлашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100