news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сукырлар өчен Коръәнне Россиядә Казанда гына нәшер итәләр

Брайль буенча Коръәннәрне Согуд Гарәбстанында, Төркиядә һәм Россиядә генә бастыралар.

Сукырлар өчен Коръәнне Россиядә Казанда гына нәшер итәләр
Султан Исхаков

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Брайль шрифты белән Коръән китабы дөньяда өч урында гына бастырыла. Шуларның берсе - Казандагы “Ярдәм” фонды карамагындагы типография. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова хәбәр итте. Чара “Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!” акциясенә багышланган иде.

Брайль буенча Коръәннәрне дөньяда өч кенә урында, Согуд Гарәбстанында, Төркиядә һәм Россиядә, Казандагы “Ярдәм” фонды карамагындагы типографиядә, бастыралар.

Брайль буенча Коръәннең бер комплекты 7500 сумга төшә.

“Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!” акциясенең максаты - Россиядә яшәүче 3500 күрмәүче кешене Брайль шрифты буенча бастырылган Коръәннәр белән тәэмин итү.

“Коръән Брайль шрифты буенча алты томда бастырыла. Күрүчеләргә Коръән 1 томда булса, күрмәүчеләргә - 6 томда. Һәм бу Коръән генә. Методик кулланмалар аерым. Коръәнне Брайль шрифты буенча бастыру бик кыйммәтле эш. Ләкин аңа карамастан, без Коръәннәрне дә, методик кулланмаларны да сатмыйбыз”, - дип хәбәр итте бүгенге конференциядә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова.

Күрмәүчеләр өчен бастырылган Коръәннең авырлыгы 10 килограммга җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100