news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сукырлар өчен Коръән чыгару максатыннан, акция башланды

Мөселманнарны Брайль шрифтында язылган Коръән белән тәэмин итү максатыннан, “Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!” акциясе игълан ителде.

Сукырлар өчен Коръән чыгару максатыннан, акция башланды
Султан Исхаков

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!” акциясе игълан ителү хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының башкарма директоры Лирия Кусайманова хәбәр итте.

Акциянең максаты - Россиядә яшәүче 3500 күрмәүчене Брайль шрифтында бастырылган Коръән китаплары белән тәэмин итү.

“Күрмәүчеләрне Брайль шрифты буенча Коръән укырга, компьютер нигезләренә өйрәтү аша тернәкләндерү бара. Алар белемнәр алып кына калмый, ә рухи яктан да байый. Без өметсезлеккә бирелгән кешеләрнең яңадан тормышка кайтуын, үз бәхетен табуын күрәбез”, - ди “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова.

Тернәкләндерү курсы тәмамлангач, һәр тернәкләнүче укучы ун килограмм авырлыктагы Брайль буенча бастырылган Коръәнне алты фолиантта бүләккә ала.

Коръәннәрне гел яңартып торырга кирәк. Кабарынкы хәрефләр, вакыт узгач, китап бите белән тигезләшә. Брайль шрифтындагы китапларны бастыру өчен, махсус кәгазь битләрен бары тик чит илдән генә алып була.

Коръән бастыру хәйрия ярдәменең исәп-хисап счеты:
1.“Татарстан БАНК”ы бүлеге 8610 Сбербанк ААҖ
БТК 049205603
Корр/х. 30101810600000000603 И-х/х. 40703810562000000971
2.“Казан Банк”ы ЭҮКБ ҖЧҖ
БТК 049205844
Корр/х. 30101810100000000844 И-х/х. 40703810816010000250

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100