news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суктырган икмәкне ташу өчен техника җитми – Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Икмәкне көндез басуга бушатып, төнлә ташу очраклары да бар.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Суктырган икмәкне кырдан ташу өчен техника җитешми, ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов.

“Комбайн бункерлары тулып тора, бүген иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе бу. Чөнки икмәк күп, аны урнаштырып та бетерергә кирәк. Республика күләмендә карасак, транспорт предприятиеләрендә, шәхси хуҗалыкларда техника шактый җитәрлек. Шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итү максатыннан, һәр муниципаль район территориясендә, булган машиналарны урып-җыюга җәлеп итү буенча карар кабул ителде. Төрле оешма һәм шәхси хуҗалык, эшмәкәрләрдән җыелган 2 меңләп машина шушы эшкә тартылды. Шулай да, кызганычка каршы, әле комбайн бункерлары тулып, комбайннар туктап торган очраклар да юк түгел. Хәтта көндез суктырган икмәкне басуга бушатып, аны төнлә ындырга ташу очраклары да бар. Чөнки һава шартлары мондый булганда, нәрсәдер көтәргә кирәк түгел, – ди Илдус Габдрахманов.

Исегезгә төшерәбез, 15 августка Татастан игенчеләре 1 миллион тонна икмәк суктырып алды. Бүгенгә барлык мәйданның 26 процентында эш төгәлләнгән. Республика кырларыннан уртача 36,6 центнер уңыш чыга. Икмәк чыгышы аеруча да мул булган районнар – Зәй һәм Сарман. Биредә гектарыннан 51,1 центнер уңыш алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100