Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сукбай хайваннарга контрольне көчәйтү турында закон проекты Дәүләт Думасына юллана
498 нче Федераль законның 13 нче маддәсенә хайваннарны мәҗбүри теркәү кагыйдәсен кертү тәкъдим ителә.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советының сукбай хайваннарга контрольне көчәйтү турында закон инициативасы парламент утырышында каралды һәм хупланды. Якын арада ул Дәүләт Думасының Түбән палатасына юлланачак.
«Хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проекты соңгы арада кешеләргә сукбай хайваннар еш һөҗүм итүе белән бәйле рәвештә әзерләнгән. «Сукбай хайваннар санын киметү өчен, аларның урамда йөрү сәбәпләрен ачыкларга кирәк», — диде Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев бүгенге парламент утырышында.
Аның сүзләренчә, еш кына этләр шәһәр һәм төрле торак пунктларда иректә хуҗаларының ваемсызлыгы аркасында йөри. Моңа бәйле рәвештә, 498 нче Федераль законның 13 нче маддәсенә хайваннарны мәҗбүри теркәү кагыйдәсен кертү тәкъдим ителә, бу югалган хайваннарны хуҗаларына кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Теркәү тәртибен билгеләү вәкаләтләрен РФ Хөкүмәтенә йөкләү тәкъдим ителә.
Хуҗалар этләрен һәрвакытта да пөхтәлектә тотмаганлыктан, күп фатирлы йортларда чисталыкка да зыян килә. Хайван асраучылар санитария кагыйдәләрен үтәсен өчен, 498 нче законның 5 нче маддәсендә фатирда тотарга яраклы хайваннар саны нормативын билгеләү тәкъдим ителә. Җирле үзидарә органы рөхсәт иткән урыннардан кала, башка җирдә этләрне муенчаксыз һәм борынчыксыз йөртмәскә дигән тәкъдим бар.
«498 нче законның 18 нче маддәсе буенча, хуҗасыз йөрүче хайваннар тикшерелгәч, баштагы урынына кайтарылырга тиеш, ләкин балаларга, авыру пациентларга куркынычы булганлыктан, этләрне балалар бакчалары, мәктәпләр, балалар уен мәйданчыклары, хастаханәләр территорияләренә кире кайтаруны тыю тәкъдим ителә», — диде Таһир Һадиев.
Хайваннарга яки кешегә карата сәбәпсез өргән, ташланырга торган этләрдән кала, салдырылмый яки юылмый торган тамгалы хайваннар тотылмый. Котыруны кисәтү өчен, закон проекты буенча, 498 нче закон проектының 18 нче маддәсеннән юылмый торган тамгалы хайваннарны тотарга ярамауны әйткән нигезләмәне гамәлдән чыгару тәкъдим ителә.
Күп кенә субъектларда әле приютлар юк. Аларны булдыру өчен вакыт та, финанс чаралары да күп кирәк. Шуңа күрә, приют булмаса да, хуҗасыз йөргән этләрне вакытлыча урнаштыру урыннарын булдыру тәкъдим ителә. Бу нигезләмәне 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайту күздә тотыла
Депутат Римма Ратникова фикеренчә, үз хайваннарын теркәүдән баш тартучы хуҗаларга да җаваплылык кертергә кирәк.
«Бу проблема тирән кергән. Вазгыять контрольдән шулкадәр чыкты ки, хәзер инде «көтү» төшенчәсе барлыкка килде, ә «көтү”нең үз законнары. Закон проектын эшләп бетерергә кирәк. Хуҗасыз этләрне тотып, хуҗаларын эзләп кенә мәсьәләне тулысынча хәл итеп булмый», — дип саный депутат Марат Галиев.
«Бу мәсьәләдә элементар тәртип урнаштыру кирәк», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз