news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сугышта хәбәрсез югалган солдатның җәсадын 84 елдан соң Теләче районында җирләделәр

Сугышта хәбәрсез югалган солдатның җәсадын 84 елдан соң Теләче районында җирләделәр
Фото: Илнур Вәлиуллин

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тулса да, аның кайтавазы әле дә булса яңгырый. Теләче районы халкы үзенең данлыклы улларының берсе, 1941 елда сугышка китеп хәбәрсез югалган Фәсхиев Әүхәди Фәсхи улының (1906 елда туган) сөякләрен туган авылына кайтарып, туган туфрагына җирләде. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Зөлфия Ибраһимова яза.

Кызыл Армиядә сугышкан Әүхәдинең 1941 елның көзендә үк «хәбәрсез югалды» дигән кәгазе килә. Туганнары гомер буе өметләнеп яши.

Белгәнебезчә, сугыш тәмамланганнан бирле эзтабарлар, эзләүчеләр отрядлары һәрвакыт хәбәрсез югалган яисә туганнар каберлегендә җирләнгән солдатларның җәсадларын табып, исемнәрен барлый, соңгы елларда бу хәрәкәт бигрәк активлашты.

Һәм менә Кече Кибәхуҗа авылы җирлегенә дә хәбәрсез югалган Казаклар авылы кешесе Әүхәдинең, Смоленск өлкәсендәге Федило авылы янәшәсендәге урманда (окопта), сөякләре табылды, дип хәбәр итә Смоленск өлкәсенең Холм- Жирковский районы «ЭХО» эзләү отряды җитәкчесе Дмитрий Викторович Степанов.

«Бәхеткә, бабайның кесәсендәге медальоны эчендә исеме, адресы язылган кәгазь кисәге искиткеч яхшы сакланган», - диде бу турыда аның оныгы Марат.

Әүхәди абыйны озату буенча туган авылы Казакларда тантаналы митинг оештырды, бик зурлап озаттылар. Чарада Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Тимур Лукин, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров та катнашты.

Аннары җирле мәчет имамы Алмаз хәзрәт Гәрәев җеназа намазы укыды, җирләгәндә мылтыктан залплар яңгырады. Шулай итеп, хәбәрсез югалганнар исемлеге тагы бергә кимеде, ә Әүхәди исемле солдат туган туфрагына җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100