news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сугышканда кеше үтергән казанлылар суд каршында җавап тотачак

Казанда яшәүче ике кеше өч ир-атка һөҗүм иткән өчен суд каршында җавап тотачак. Инцидент узган елның июнь аенда Нокса тавы урамында булды.

Ир-атлар арасында килеп чыккан сугышу нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, ике кеше җәрәхәтләр алды. Казанлылар икесе дә гаебен танымый. Алар сак астында кала.

«Хулиганлык» һәм «Кеше үтерү» маддәләре нигезендә җинаять эшләре ачылган һәм судка юлланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot