news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сугышта һәлак булган журналист һәм полиграфистлар хөрмәтенә истәлек плитәсе ачылды

Соңрак анда Ватан азатлыгы өчен һәлак булган журналистлар һәм полиграфистларның исемнәре уелып языла

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комплексы янында Бөек Ватан сугышында һәлак булган журналистлар һәм полиграфистлар хөрмәтенә истәлек плитәсе ачылды. Моннан биш ел элек комплекс бинасы артында ул сугышчы-полиграфистлар истәлегенә куелган иде инде. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, “Татмедиа” агентлыгы белән “Идел-пресс” инициативасы белән, аны яңартырга һәм урынын да түргәрәк күчерергә булганнар. “Идел-пресс”ның генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов белдергәнчә, истәлек плитәсен, аның янындагы аллеяны яңартуга атна-ун көн вакыт киткән.
Язучы-эзтабар Рафаэль Мостафин белдерүенчә, Бөек Ватан сугышы елларында ил азатлыгы өчен фронтларда үткен кылычы һәм каләме белән Татарстаннан 118 язучы һәм журналистның көрәшүе мәгълүм. Шуларның 31 е яу кырында башын салган. “Идел-пресс”ның генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов хәбәрчебез белән әңгәмәсендә сугышчы-полиграфистлар хакында төгәл мәгълүматларны хәзергә кадәр ачыклау дәвам итүен җиткерде. Аның ышандыруынча, тиздән бу монументка Ватан азатлыгы өчен һәлак булган журналистлар һәм полиграфистларның исемнәре уелып язылачак.
Бүгенге тантана ветераннарның “Радуга” җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән башланып китте. Хәтер яңарту урынына веноклар салынганнан соң, Ватан азатлыгы өчен көрәштә башларын салган сугышчылар бер минут тынлык белән искә алынды. Истәлек плитәсен ачу тантанасында сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары, каләм ияләре һ.б. катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot