news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сугышта катнашканнарга – биш, ә тыл ветераннарына бер мең сум күләмендә акча биреләчәк

Наил Хөснетдинов Бөек Ватан сугышында катнашканнарга торак бирү һәм автомобиль белән тәэмин итү өлкәсендәге соңгы яңалыклар белән таныштырып үтте

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советының Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә булышлык итү буенча комиссия эшенә багышланган матбугат очрашуы булды. Анда Татарстан парламентының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә булышлык итү буенча комиссия җитәкчесе Наил Хөснетдинов катнашты.

Билгеле булганча, әлеге комиссия агымдагы елның апрель аенда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек буенча республика оештыру комитеты инициативасы белән төзелгән иде. Анда парламентның 7 профиль комитет вәкилләре керә, комиссияләр эшендә ТР Дәүләт Советындагы “Бердәм Россия” һәм КПРФ партияләре әгъзалары катнаша.

Комиссия рәисе Наил Хөснетдинов сүзләренчә, комиссия эшне ике юнәлештә алып бара. Беренчедән, сугыш ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү, санаторие-курортларга юлламалар, дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелсә, икенчедән, Бөек Ватан сугышында җиңүнең сәяси ягы карала. Наил Хөснетдинов әйтүенчә, икенче мәсьәлә төрле партияләр үз мәнфәгатьләре өчен корал буларак кулланыла. “Иң беренче планга патриотик тәрбия бирү проблемасы чыга. Без аны да җентекләп өйрәнәбез”, - диде ул.

Комитет рәисе Светлана Захарова хәбәр иткәнчә, сугыш ветераннары һәм инвалидлары саны елдан-ел кими бара. Агымдагы елның октябрь аена республикада 15 меңнән бераз кимрәк сугыш шаһиты көн күргән. Татарстанда иң яшь сугыш ветеранына 78 яшь. Ә тыл хезмәтчәннәре саны 135 меңләп исәпләнә. “Тыл ветераннары буенча закон әзерләнә”, - дип хәбәр итте ул, депутатларның законнарны камилләштерү эше белән шөгыльләнүен ассызыклап.



“Комиссия һәм Социаль сәясәт комитеты тандемда эшли. Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм инвалидларын сәламәтләндерү буенча күчмә утырыш уздырдык, Казандагы һәм Яр Чаллыдагы госпитальләргә кагылышлы мәсьәләләрне өйрәндек”, - диде ул. Әлеге госпитальләрнең койкалар фонды барлык ветераннарны кабул итәргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта биредә ремонт эшләрен тәмамлау һәм җиһазлар урнаштыру проблемасын хәл итәргә кирәк. Бу максатларда республика бюджетыннан 225 млн. 500 мең сум акча бүлеп бирү көтелә.

Наил Хөснетдинов Бөек Ватан сугышында катнашканнарга торак бирү һәм автомобиль белән тәэмин итү өлкәсендәге соңгы яңалыклар белән таныштырып үтте. РФ Дәүләт Думасында күптән түгел генә “Ветераннар турында” законга үзгәрешләр кертелгән. Әлеге үзгәрешләр сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүгә кагыла. Моңарчы торак белән 2005 елның мартына кадәр чиратка баскан кешеләр генә тәэмин ителә иде. Яңа кабул ителгән закон буенча 2010 елның маена кадәр чиратка басарга мөмкинлек бирелә. Татарстанда 2005 елның мартына кадәр чиратка басмый калганнарның исәбе 3705кә җитә. “Без мондый ветераннар калмасын өчен тырышачакбыз”, - диде С.Захарова. Автомобильләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә килгәндә, Н.Хөснетдинов бу мәсьәләнең РФ Президенты Дмитрий Медведев күзәтчелегендә булуын белдерде.

Светлана Захарова Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә чаралар өч чыганактан – федераль, республика һәм җирле бюджетлардан финансланачагын хәбәр итте. Аерым алганда, сугыш ветераннарына һәм инвалидларга материаль ярдәм бирү һәм бүләкләр өчен республика бюджетында 23 млн. сум акча каралган. Сугышта катнашканнарга – биш, ә тыл ветераннарына бер мең сум күләмендә акча биреләчәк.

ТР Дәүләт Советы карамагындагы комиссия алдагы утырышларында ветераннарны торак белән тәэмин итү, муниципаль берәмлекләрнең, оешмаларның юбилейга әзерлеген, каберлекләрнең торышына кагылышлы мәсьәләләрен күтәрергә җыена.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100