news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сугышчан дуслар очрашырга җыена

Сугышчан дуслар очрашырга җыена

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева»). Казан шәһәре Ветераннар советы каршындагы «Сугышчан дуслар» хатын-кызлар клубы Бөек җиңүнең 60 еллыгы алдыннан «Полкташлар хәбәр бирегез» («Отзовитесь, однополчане») дигән девиз астында Татарстанда фронтка оешып киткән 37нче зенитлы-пулеметлы полк кызларын эзләү эшен башлаган. Әлеге полк 1943нче елда оешкан һәм шушы елны республика районнарыннан 15-20 кыз фронтка киткән. Аларның күпчелеге зенитчы булып хезмәт иткән.

Клубның җитәкчесе Нәкыя Корбангалина әйтүенчә, биредә тагын 379нчы зенит артиллериясе дивизионы бүлегендә катнашкан сугышчыларны эзләп табу эше дә алып барыла. Бу эш әлеге дивизион составында сугышкан Бөгелмә кызы, батарея бүлеге командиры Асия Баязитовага йөкләнгән. Ул шушы көннәрдә Башкортостанның Октябрьск шәһәренә киткән, ул андагы ветеран оешмасы белән булган элемтәләрне дә яңартырга тиеш.

Казан шәһәренең «Сугышчан дуслар» клубы әгъзалары арасында төрле фронтларда сугышчылар өчен концертлар биргән танылган җырчы Мөнирә Булатова һәм Берлиндагы рейхстаг диварларында «Здесь была татарка из Среднего Поволжья» дип язып калдырган медицина подполковнигы Рокыя Насыйрова да бар.

Башкалабызның ветераннар советы чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр белән дә элемтәдә тора. Быел август аенда алар Санкт-Петербургтан Казанга килгән сугыш ветераннары белән очрашу оештырган, ә Нәкыя Корбангалина исә Самарада үткән сугышта катнашкан хатын-кызлар җыелышында булып кайткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot