news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сугыш ветеранының тол хатыны Бибинур Лотфуллина «Салават күпере»ндә фатирлы булды

Тыл хезмәтчәненең торак мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән хәл ителгән.

Сугыш ветеранының тол хатыны Бибинур Лотфуллина «Салават күпере»ндә фатирлы булды
Владимир Васильев

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, 93 яшьлек Бибинур Лотфуллина Казанның «Салават күпере» торак комплексында яңа фатир алды. Тыл хезмәтчәненең торак мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән хәл ителгән.

«Бу минем фатирмыни? Ышанасы да килми!» - дип гаҗәпләнде Бибинур Лотфуллина яңа йортка аяк басканда. «Барыгызга да зур рәхмәт, сәламәт булыгыз», - дип өстәде сугыш ветеранының тол хатыны.

Моңа кадәр Бибинур Лотфуллина Казан үзәгендәге уңайлыклары булмаган иске шәхси йортта яшәгән һәм документларда хата китү аркасында уңайлы торакка күчә алмаган.

Моның тузган торактан күчү өчен төп каршылык икәнлеген белгәч, Татарстан Президенты сугыш ветераны Рәшит Лотфуллинның тол хатынының документларына тиешле үзгәрешләр кертүгә бәйле мәсьәләне тиз арада хәл итүне таләп итте. Тол хатынны 2020 елның 9 маена кадәр торак белән тәэмин итәргә кушты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук аеруча ветераннарга карата «бюрократизмга юл куярга ярамаганлыгын» искәртте.

Бибинур Лотфуллинаның ире Рәшит Лотфуллин фронтка ТАССРның Калинин районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган. РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы мәгълүматларыннан күренгәнчә, аны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100