news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сугыш ветераннарына Казан, Раифа, Зөя экскурсияләренә ташламалар гамәлдә

Бу Бөек Ватан сугышы ветераннарына, блокадада калган Ленинградта яшәүчеләргә һәм концлагерь тоткыннарына кагыла

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә 70 ел булу уңаеннан, Казанның Туристик-мәгълүмати үзәге Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм килгән кунакларга экскурсияләргә ташламалар тәкъдим итә, диелгән Казанның Туристик-мәгълүмати үзәге сайтында..

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, блокадада калган Ленинградта яшәгәннәргә һәм концлагерь тоткыннарына “Казан буенча Казан Кремленә керү белән күзәтү экскурсиясе”, “Раифа Богородица ир-атлар монастыре” һәм “Зөя утрау-шәһәрлеге” маршрутлары буенча даими экскурсияләргә 50%лы ташлама каралган.

Әлеге тәкъдим 2015 елның 1февраленнән 30 декабренә кадәр гамәлдә. Ташлама әлеге категориягә караганлыгыңны раслый торган документны күрсәткән вакытта бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot