news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сугыш ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 мең сум түләячәкләр

Путин Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды.

Сугыш ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 мең сум түләячәкләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү һәр ветеранга 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ветераннар һәм иҗтимагый патриотик берләшмәләр вәкилләре белән очрашуда Бөек Ватан сугышында Җиңү еллыгына гадәттә бер тапкыр бирелә торган түләүләр ветераннарга 10 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә 5 мең сум тәшкил итә, диде РФ Президенты.

«Бездә Җиңүнең 75 еллыгы, шуңа күрә без бу сан белән бәйле ярдәм күрсәтәчәкбез — ветераннарга 75 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум биреләчәк», — диде ул.

Шулай ук Путин Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды.


news_right_1
news_right_2
news_bot