Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сугыш ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итүдә яңалыклар көтелә
Яңа кабул ителгән закон буенча, торак шартларын яхшырту өчен чиратка басуның вакыты чикләнми. Н.Бутаева сүзләренчә, яңа закон кабул ителү белән, алар
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советының Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә булышлык итү буенча комиссия чираттагы утырышын уздырды. Билгеле булганча, әлеге комиссия агымдагы елның апрель аенда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек буенча республика оештыру комитеты инициативасы белән төзелгән иде. Анда парламентның 7 профиль комитет вәкилләре керә, комиссияләр эшендә ТР Дәүләт Советындагы “Бердәм Россия” һәм КПРФ партияләре әгъзалары катнаша.
Комиссия җитәкчесе Наил Хөснетдинов алып барган утырышның көн тәртибенә торак шартларын яхшыруга мохтаҗ Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларын, Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки тыныч вакытта үлгәннәрнең гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү мәсьәләсе чыгарылган иде. Комиссия әгъзаларын бу өлкәдәге хәлләрнең торышы белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева таныштырды.
РФ Дәүләт Думасында күптән түгел генә өч укылышта “Ветераннар турында” законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты кабул ителде. Кичә бу закон проектын РФ Федерация Советында карадылар. Әлеге үзгәрешләр сугыш ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итүдәге яңалыкларга кагыла. Моңарчы торак белән 2005 елның мартына кадәр чиратка баскан кешеләр генә тәэмин ителә иде.
Яңа кабул ителгән закон буенча, торак шартларын яхшырту өчен чиратка басуның вакыты чикләнми. Татарстанда 2005 елның мартына кадәр чиратка басмый калганнарның исәбе 3705кә җитә. Н.Бутаева сүзләренчә, яңа закон кабул ителү белән, аларның саны тагын да артырга мөмкин.
2005 елның 1 мартына кадәр чиратка басучыларга килгәндә, аларны торак белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирелә. Субсидиянең күләме 36 квадрат метрлы торакның гомуми мәйданыннан чыгып исәпләнә.
Билгеле булганча, Татарстанда сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү механизмы җайга салынган, аларга торак республика социаль ипотека программасы шартларында билгеләнгән квота буенча бирелә. Әгәр бу программа кысаларында фатирлар белән тәэмин итү мөмкинлеге булмаса, ветераннарга торак базарында мөстәкыйль рәвештә торак сайлап алу хокукы калдырыла.
Татарстанда агымдагы елның 4 кварталына 1 квадрат метр торак бәясе 26,2 мең сумнан исәпләнә. Сугыш ветераны өчен субсидия күләме 943,2 мең сум тәшкил итә һәм бу аңа социаль ипотека программасы кысаларында, үз акчасын бөтенләй тотмыйча, 43 квадрат метрга кадәрле мәйданлы торак алырга мөмкинлек бирә.
Бу максатларда РФ бюджетыннан республикага 1,610 млрд. сум акча килгән. Татарстанда агымдагы ел башыннан алып 8 декабрьгә кадәр 1 267 кеше торак шартларын яхшырткан. Шул исәптән 710 кеше социаль ипотека программасы кысаларында фатир алган. Ягъни ветераннарга субсидияләргә ел башыннан 1,065 млрд. сум акча җибәрелгән.
Хәзерге вакытта 2005 елның мартына кадәр чиратка баскан ветераннарның 244се субсидия алуга реестрда тора. Аларның 220се үзе өчен торак шартларын яхшырту юлын ачыклаган инде: 75 ветеран фатирны – социаль ипотека программасы кысаларында, 117се икенчел торак базары аша алачак.
Моннан тыш, 2006-2008 елларда Бөек Ватан сугышы һәм ветераннары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки тыныч вакытта үлгәннәрнең гаилә әгъзалары – барлыгы 196 кеше, федераль бюджеттан килгән чаралар хисабына, торак шартларын яхшырткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз