Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре өчен ТР Президенты исеменнән тантаналы кабул итү узды
Быелгы очрашуда төрле муниципаль берәмлекләрдән 60 ветеран һәм тыл хезмәткәре катнашты. Шуларның иң өлкәне –Яшел Үзәннән 91 яшьлек Николай Сладков
(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Меңьеллык мәйданында узган парадтан соң, бүген Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган тантана Казан Кремленең Герблар залында дәвам итте. Биредә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү узды. Тантаналы кабул итүгә шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Президентның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. чакырылган иде. Тантана башланганчыга кадәр ветераннар республика җитәкчеләре белән күмәк фотога төште.
Традициягә әйләнгән бу чара ел саен Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, республика ветераннар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен, дәүләт хакимияте органнары, хәрби комиссариат, Казан гарнизоны җитәкчеләрен бер залга җыя. Быелгы очрашуда төрле муниципаль берәмлекләрдән 60 ветеран һәм тыл хезмәткәре катнашты. Шуларның иң өлкәне –Яшел Үзәннән 91 яшьлек Николай Сладков. Сугыш елларында өлкән лейтенант Сладков дивизиядә разведка башлыгы булып хезмәт итә. Мәскәү өлкәсеннән Алманиягә кадәр барып җитә. Кенигсбергны алуда катнаша. Николай Иванович Ι дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, “Кенигсбергны алу өчен”, “ Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре иясе. Бүгенге тантаналы кабул итүдә катнашкан фронтовикларның иң “кечеләре”нә исә 82 яшь. Залга җыелучы бу җиңүчеләр буынының барысына бирелгән орден-медальләрне санасаң, аларның саны 290 га җитә.
Сугыш һәм хезмәт фронтларында көнне- төнгә ялгап Бөек Җиңү көнен якынайтуга бөтен көчен куйган бу җиңүчеләргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау сүзе белән чыкты. “Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Бүген Россия, Татарстан җитәкчеләре тарафыннан ветераннарга шактый ярдәм күрсәтелә. Бу без күптән башкарырга тиешле эшнең кечкенә бер өлеше генә. Бу олы бәйрәм барлык буынны берләштерә. Илебез азатлыгы өчен зур тырышлык куйган сезнең җиңүчеләр буынына зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек телим. Без, үз чиратыбызда, сез яхшы һәм уңайлы яшәсен өчен барысын да эшләячәкбез”, -дип белдерде Республика башлыгы. Беренче тост җиңүче-ветераннар хөрмәтенә күтәрелде.
Бүгенге тантанада катнашучылар тарихи вакыйганың шаһитлары булды. Яшел Үзәндә яшәүче сугыш ветераны 86 яшьлек Василий Анохинга Ι дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырылды. Ул бу бүләккә Сталинград өчен сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен 72 нче укчылар корпусы командирының 9 К номерлы боерыгы нигезендә (1943 елның 25 октябрендәге) лаек булган. Шул рәвешле, бүләк иясен тапты. Василий Анохин Совет армиясе сафларына 1942 елның 5 мартында алына. Шул елның 15 мартыннан Сталинград, Көнбатыш, икенче Белорус фронтларында бүлек, рота, укчылар дивизиясе командиры булып хезмәт итә. Өч тапкыр яралана. Сугыштан соң 1947-1971 елларда Дәүләт иминлеге системасында хезмәт итә. ΙΙ дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, “Ленинград оборонасы өчен”, “Германияне җиңү өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Шушы бүләкләр коллекциясенә бүген Ι дәрәҗә Ватан сугышы ордены да өстәлде.
ТР Президенты исеменнән тантаналы кабул итүгә җыелган ветераннарны “Созвездие-Йолдызлык” республика конкурсы җиңүчеләре дә сәламләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз