Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Сугыш ветераннары өчен иң яхшы госпиталь” исеменә бөтенроссия конкурсы үткәрелә
Бәйгедә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең Сугыш ветераннары өчен госпитальләре катнаша
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, гражданнарның ташламалы категорияләренә һәм өлкән яшьтәге гражданнарга медицина ярдәмен оештыру буенча төп учреждениеләр булып саналган Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең Сугыш ветераннары өчен госпитальләре “Сугыш ветераннары өчен иң яхшы госпиталь” исеменә бөтенроссия конкурсында катнаша. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге хастаханәләр барлыгы 458 ятакка исәпләнгән. Аларның илкүләм бәйгедә катнашуы турында заявкалар “Сугыш ветераннары өчен иң яхшы госпиталь” исеменә III бөтенроссия конкурсы оештыру комитетына агымдагы елның 9 нчы апрелендә юлланган.
Конкурс РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максатларында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар планы кысаларында уздырыла.
Бәйге ике этапта үткәрелә. Беренче – сайлап алу этабы Үзәк конкурс комиссиясе тарафыннан 13 нче апрельдән 17сенә кадәр Самара шәһәрендә оештырыла. Икенче – финал этап 20 нче апрельдә Мәскәү шәһәрендә узачак.
Сугыш ветераннары өчен иң яхшы госпитальләрне бүләкләү тантанасы 29 нчы апрельдә Самара шәһәрендә узачак. Җиңүчеләргә Сәламәтлек патшасы Гигиеяның бәллүр сыннары һәм дипломнар тапшырылачак. Комиссия тарафыннан сайлап алынган госпитальләрнең 10 табибы Медицина хезмәткәре көненә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бүләкләр ала алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз