news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сугыш ветераннары өчен госпитальдә яңа хезмәт күрсәтелә башлады

Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальдә call-үзәк ачылды

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальдә call-үзәк ачылды. 23- 91-911 номеры буенча шалтыратып, дәвалау процессы, консультатив сырхауханә эшенә караган сорауларны биреп була.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, алга таба Пенсия фонды, иминият компанияләре белән бәйләнешкә керү планлаштырыла. call-үзәк консультатив сырхауханәдә урнаша, анда 8 эш урыны булдырылган. Алар заманча уңайлы чыбыксыз hands-free җайланмалары белән җиһазланган. Үзәктә клиника администраторлары эшли.
Call-үзәкнең максаты – һәр кешегә сыйфатлы ярдәм күрсәтү, пациентның тормышын җиңеләйтү. Госпиталь администраторлары иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр пациентларны приемга яздыра, киңәшләр бирә һәм белгечләргә җибәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot