news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сугыш ветераннары өчен госпитальдә яңа бүлек ачылачак

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек кысаларында кичә Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальне зур кунаклар карады

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек кысаларында кичә Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальне Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт ярдәмчесе Татьяна Ларионова, республика сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Фәррахов, Мәскәү районы хакимияте башлыгы Александр Лобов карадылар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кунаклар сугыш ветераннары һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар өчен бозылган функцияләрне кире кайтару һәм тернәкләндерү бүлеген ачуга әзерлек эшләре барышын югары бәяләде. Әлеге бүлектә ветераннарга югары квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк. Айрат Фәррахов Казаннан гына түгел, госпитальгә беркетелгән 24 районнан да ветераннарга ярдәм күрсәтүне активлаштырырга кушты.
«Бүгенге көндә бозылган функцияләрне кире кайтару һәм тернәкләндерү актуаль мәсьәлә булып тора. Шуңа күрә 30 койкага исәпләнгән шундый бүлек булдырыла. Бүген монда зур ремонт эшләре, модернизация бара, кирәкле җиһазлар куела”, - дип билгеләп үтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot