Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сугыш очрагында биреләчәк ипи нормасы турында халыкка әйтү кирәкми – "Кар десанты" вәкиле
Гомәр Хаҗиев шул ук вакытта бу мәгълүматның кешеләрнең исләренә сугыш фаҗигасен искә төшерү икәнлеген дә белдерде.
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Санкт-Петербург хөкүмәте сайтында сугыш чыга калган очракта халыкны икмәк белән тәэмин итү нормалары басылып чыкты. Сугыш чыкса, шәһәрнең һәр кешесенә 20 көн дәвамында тәүлегенә 300 грамм ипи биреләчәк дигән мәгълүмат шәһәр хөкүмәте сайтында басылып чыккан.
Кукмара районындагы “Хәтер” хәрәкәтен 25 ел җитәкләгән Олыяз мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде.
“Без Ленинград өлкәсендә Бөек Ватан сугышы вакытында ятып калган, җирләнмәгән солдатларның сөякләрен табып, аларны барлык кагыйдәләрне туры китереп җирләү, медальон тапкан очракта солдатның туганнарын табып, аларны исемнәрен кайтару белән шөгыльләнәбез. Нигездә казу эшләре Ленинград өлкәсенең Синявино биеклегендә, "Невский пятачокта" бара”, - дип Гомәр Хаҗиев.
1942 елның 13 гыйнварында Икенче удар армия ярдәме белән Ленинградның блокадасын өзү өчен “Любань” дигән операция оештырыла. Икенче удар армия дошманнары белән Ленинград шәһәре янында урнашкан Любань дигән шәһәрдә очрашырга тиеш була. Аларның төп максаты – Ленинград блокадасын өзү, ләкин операция барып чыкмый. Икенче удар армия дошман гаскәренең төп көчләрен үзенә тартып торып, фашистларның Ленинградка һөҗүмен кичектерә. Бу әз генә булса да, чолганышта калган шәһәрнең сулышын алдыра. Кызганычка каршы, Икенче удар армия үзе, тулысы белән диярлек, чолганышта калып, Новгород сазлыкларында үлеп кала. “Бүгенгесе көнгә кадәр аларның сөякләре күмелми ята иде. Быел безнең беренче барганыбызга 25 ел булды һәм без һаман да Бөек Ватан сугышында вафат булганнарның рухына тынычлык кайтару белән шөгыльләнәбез”, - дип сөйләде Гомәр Хаҗиев.
“Бу Санкт-Петербугта адый-мондый сугыш чыга калса дип билгеләнгән 300 грамм икмәккә килгәндә, беренчедән, мондый хәлләр була күрмәсен иде. Ленинград 900 көнгә якын сузылган чолганыштан бары 1944 елда гына чыга. “Кар десанты” белән без ел саен экспедициягә чыкканда, Пискарев зиратына килеп баш иябез. Анда Ленинградта ачлыктан үлгән 600 меңгә якын кеше җирләнгән”, - дип белдерде Гомәр Хаҗиев.
Ленинградта чолганыш вакытыныда хәбриләргә 200-300 грамм икмәк тиеш булган булса, гади халык 100 граммнан бераз артыграк алган. Ипи пешерү рецептлары кул астында нинди ингредиент булуга карата үзгәреп торган. Ул вакытта зур кытлык булу сәбәпле, аңапычкы чүпләре һ.б. салып пешергәннәр.
("Хәтер" хәрәкәте җитәкчесе Гомәр Хаҗиев (сулда) һәм Кукмара аграр колледжының «Кар десанты» төркеме җитәкчесе Ринат Шакиров)
“Мин бүгенге көндә сугыш була калса, петербуглыларга биреләчәк ипи нормасы билгеле булды дип бу мәгълүматны халыкка чыгаруны хупламыйм. Бу кешегә әйтеп эшләнә торган эш түгел. Бер яктан, кешеләрнең исләренә төшерттерү өчен ул ярый да, чөнки без ул вакытларның авырлыгын оныттык, дөньядан аерылдык. Икенче яктан, дәүләт киресенчә, сугыш чыгу мөмкинлеген булдыртмау өстендә эшләргә тиеш. Хәзерге фән-техника үсеше чорында кешегә көнгә 300 грамм икмәк әзер дип әйтү көлке булып та тоела. Әгәр без бер ил булып илне, икътисадны үстерсәк, мин мондый хәл булыр дип уйламыйм. Бу үткәннәрдән көлү шикелле булмаса да, әле без һаман да акылга килә алмыйбыз икәнне аңлата”, - диде Гомәр Хаҗиев.
Аның фикеренчә, бу мәгълүмат гади халыкны сискәндерә генә. Сугыш елларындагы авырлыкларны без онытмаска, ул һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш һәм ниндидер сәяси шигарләр белән генә кешенең аңына моны җиткереп булмый.
Хәзерге көндә Бөек Ватан сугышында ятып калган солдатларның гаиләләре әле бүгенге көндә дә аларның кайда вафат булганы, кайда җирләнгәнлеге турында хәбәрдар түгел. Бүгенге көндә дә Синявино биеклегендә, Невский пятачокта ятып калган солдатларның сөякләрен табып күмү эшләре бара.
“Борын төбендә күпме кешенең сөякләре җирләнми торып, 20 көнгә 300 грамм икмәк нормасы билгеләү, миңа калса, бу мәсьәләгә җитди караш белдерү түгел. Әлбәттә, хәзер күпмедер эшләр эшләнә. Бу сәяси шигарь эллекке “Ура” кычкырып, кая чапканыңны белми йөрегү белән бер минем өчен”, - диде Гомәр Хаҗиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз