news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сугыш инвалиды Гали Гарифуллин: Яндырырга алып барганда, аннан да качтым

"Бүген бәйрәм көнендә күзгә яшьләр килә", - ди Бөек Ватан сугышы ветераны.

Сугыш инвалиды Гали Гарифуллин: Яндырырга алып барганда, аннан да качтым
Гульнар Гарифуллина

(Казан, 9 май, "Тата-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казада яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Гали Гарифуллин бүген Казанда Җиңү парадында катнашты. "Татар-информ" хәбәрчесенә сугыштан авыр тәэсирләре белән уртаклашты. "Яндырырга алып барганда, аннан да качтым", - диде.

Гали ага сугышка 20 яшьлек егет булып киткәнен әйтте. "20 яшь тулуга сугышка эләктем. Бөтен Европаны, Германия, Польша, Словакияне йөреп чыктым. Барысына да туры килдем инде, немецлар кулына әсирлеккә дә эләктем, яндырырга алып барганда, аннан да качтым. Ике тапкыр яраландым, Украинада яттым", - диде.

"Бүген бәйрәм көнендә күзгә яшьләр килә", - ди Гали Гарифуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100