Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сугыш чоры баласы: Ул елларда сәләтле малайлар да укый алмый калды
Дамир Шәрәфетдинов яшь егетләрнең колхоз эшендә хезмәт итүләре турында искә алды.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Балык Бистәсе районы Ямаш авылында яшәүче, балачагы сугыш чорына туры килгән Дамир Шәрәфетдинов Бөек Ватан сугышыннан соң авылындагы егетләрнең белем ала алмый калуын әйтте.
«Сугыш заманнарында ачлык булды. Сәләтле малайлар укый да алмый калды, дүрт класс бетергәннән соң, колхоз эшендә хезмәт куйдылар», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Дамир Шәрәфетдиновның әтисе Ширияздан пехота гаскәрләрендә хезмәт иткән. «Ул Витебск, Владимир, Варшава шәһәрләрен азат итүдә катнашкан, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде», — дип искә алды ул.
«Әтием укытучы иде. Ул 1945 елның сентябрендә исән-сау кайтты, 1982 елда вафат булды», — ди ул.
Бөек Ватан сугышы башланган вакытта Дамир Шәрәфетдиновка өч ай булган.
Ул үзе 1960-1964 елларда дүртенче су асты көймәләре эскадрасында Заполярьеда хезмәт итүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз