Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сугыш чоры балалары хатирәләре
Лилия ЛОКМАНОВА
Сугыш. Әлеге афәт миллионлаган кешеләрнең гомерен генә түгел, ә кеп-кечкенә балаларның балачагын, яшүсмерләрнең беренче мәхәббәтен, тормышларын, шатлыкларын урлап, һәр көнен борчу-хәсрәткә, ачлыкка, ялангачлыкка төргән. Әлеге вакыйгалар алар хәтерләрендә мәңгегә уелып калган.
Сугыш чоры баласы, тыл хезмәтчәне Люция Вәлиева:

Сугыш безнең күңелләрдә бик куркыныч һәм килбәтсез, искә төшерергә теләми торган әйбер булып калды. Сугыш башланганда, миңа бары 10 гына яшь иде.
Ул вакытта мин гаиләбез белән Башкортстанның Янаул районында яши идем. Әнием мәктәптә җитәкче һәм колхозның партия оешмасы секретаре булып эшләде. Сугыш башлануга фронтка киткән колхоз рәисе, озак та үтми, бер аягын “калдырып” кайтты һәм әнигә ике кеше өчен дә эшләргә туры килде.
... Башкортстан районнары далаларга бай, әмма мичкә ягарга утын табуы кыен. Бигрәк тә мәктәпне җылыту авыр булды. Шуңа да безне — 1-4 нче сыйныфларны барыбызны бер сыйныф бүлмәсенә туплап утырттылар. Барыбызга бергә Тәзкирә апа дәрес укыта иде. Методик яктан бу бәлки мөмкин хәл булгандыр, әмма иң үзәккә үткәне − сыйныф бүлмәсендәге салкынлык. Сыйныф бүлмәсен иртәнге якта салам белән генә җылыталар. 3-4 сәгать узганнан соң, ул тәмам суынып бетә. Әлбәттә инде, без киез итек, бияләйләрдән утырдык. Уң кулка каләм, яза торган карабыз салкында туңмасын өчен, сулына кара савыты тота идек. Мәктәптә туңып, өйгә җылынырга дип кайтсак — анда да шундый ук суык көтә...
Мәктәптә иң яратканым — ул озын тәнәфес иде, чөнки безгә һәркайсыбзга 50 грамм ипи тараталар. Аны укытучылар тактага куеп, тигез итеп кисә... Ул ипине авызга салудан да зур бәхет юк. Миңа исә кисәкне энем белән дә бүлешергә кирәк. Кисәкне тулысынча ашап бетерәсем бик килә, әмма әни бүлешергә кирәк дип аңлатта. Ул вакытта ук безнең арада ярдәмләшү, аңлашу хисе тәрбияләгән өчен әниемә рәхмәт.
Сугыш башланган елны кыш искиткеч салкын килде. Авылның тулысынча кар астында калуы хәтердә калган. Авыл өстендә ниндидер үле тынлык эленеп торуын да истә. 1937 елда әтиләребезне беренче тапкыр сугышка алып киткәндә дә авылда шундый тынлык иде.
Абый-энеләре, ирләре, әтиләре, туганнары фронтка китүчеләр, ни сәбәпледер, гел әнидән киңәш сорарга, күңелләрен тынычландырырга килде. “Фронтка китте”, “Район хәрби комиссариатына киткән иде, шуннан фронтка озаттылар”, “Үз теләге белән сугышка китте” дигән хәбәрләрне еш ишетергә туры килде. Әнинең бик тә күргәм сыйфаты күңелемә сеңеп калган, ул һәрвакыт: “Бар да яхшы булачак, барысы да исән-имин кайтачак, Җиңү барыбер безнең якта булачак”, - дип аларны тынычландыра, юата белде.
Авылның мәчете клуб ролен үтәде. Анда тыл хезмәтчәннәре җыела иде һәм әни һәр җыелыш саен шул җыеннарда доклад белән чыгыш ясады. Аның чыгышын тыңлаганнар, канатланып, җиңүгә ышанып өйләренә кайтып китә иде. Шул клубта бердәнбер радио ноктасы барлыкка килде. Аның аша без фронт хәбәрләрен белеп тордык.
... Мәктәп укучыларын колхоз кырларын эшкәртергә чыгара иделәр. Чөгендерне, башка сыйныф укучыларына караганда, яхшырак утау бурычы куялар һәм шулай үзара көрәш, узышу барлыкка килә.
Басуда эшләсәк тә, аякта иске аяк киемнәре, күбебездә чабаталар... Ул чабаталар аякны кырып бетерә, кичкә кадәр безнең тәпиләребез тәмам канап бетә. Яраларны бәйләп, аякларны чистартучы, безне кызганучы булмады.
Һәрвакыт ашыйсы килү теләге булганы истә. Әни иртә торган саен, кичкә нәрсә пешерим икән, дип борчыла иде.
Сыерыбыз булуын хәтерлим, әмма ул сыерның сөте-мае безнең авызга эләкмәде. Әни аларны станциягә сатарга алып бара иде. Ул станциядә, никтер, пассажир поездлары түгел, ә товар поездлары йөрде. Сугыш беткәндәрәк, товар поездларыннан тыш, солдатлар да шуннан кайта башлады. Мин дә сөт-катык сатарга станциягә баргалый идем. Солдатлар исә, мин кечкенә кызны кызганып, миннән нәрсә дә булса сатып ала.
... Сугыш беткән көнне мин бик яхшы хәтерлим. Иртәнге якта ишеккә берсе бик каты шакыды. Сугыштан яраланып кайткан әти шул шакуны ишетеп чыкты һәм шатлыклы хәбәр алып керде. Урамга чыктык. Анда исә шундый күренешкә тап булдык: кешеләр, нинди киемнән йоклаган булса, шулай урамга чыгып йөгергән. Барысы да “Сугыш бетте!”, дип кычкырып, бер-берсен кочаклап котлый иде...
Сугыш чоры баласы, республика студентлар хезмәт отряды ветераны Римма Гыймадетдинова:

Сугыш беткәндә, миңа 6 яшь иде. Һәрвакыттагыча, мин ул көнне дә балалар бакчасына юл алдым. Барсам, бакчаның ишегенә амбарныкы кадәр йозак эленгән. Мин, билгеле инде, югалып калдым. Күпмедер вакыт шулай торганнан соң, янымнан узып баручы бер олы кеше: “Кызым, бүген бит Җиңү көне, бүген бакча эшләми”, - диде. Күрәсең, бу вакытта заводларда фабрикаларда Җиңү хакында хәбәр иткәннәрдер. Бакчадан өйгә кайтканда, кешеләрнең урамга чыгуын, җырлап-биюләрен күрдем. Җиңү көне минем хәтердә шулай уелып калган.
Тыл хезмәтчәне, СССР журналистлар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нияз Хәкимуллин:
Сугыш башланган көнне мин бик ачык хәтерлим. Бик матур җәйге көн, без су коенып ятабыз. Көндезге 12 ләр тирәсендә сугыш башлану хәбәре шәһәргә таралды. Күп тә үтмәде, берничә сәгать эчендә ир-егетләрне туплап, тимер юл вокзалыннан сугышка озата башладылар...
Казан егете булсам да, русчам чамалы гына, үзем мин Иске Татар бистәсендә яшәдем. Минем дә фронтка ничек тә булса ярдәм итәсем килде. 15 яшемдә мин Казанның авиация заводына эшкә киттем. Әмма, буең кечкенә, сиңа яраклы “уенчык” станоклар каян табыйм мин, дип, завод җитәкчесе мине кире борып чыгарды. Мин яшьләремә буылып аннан чыккач, заводта миңа бер кеше очрады. Аның исеме Иван Василий улы иде. Ник елавымны сорады. Сәбәбен аңлаткач, борчылма, энекәш, әмәлен табарбыз, дип, икенче көнгә килергә кушып, кайтарып җибәрде. Ул миңа станокка менеп басар өчен кечкенә урындык ясап бирде һәм мин икенче көнне эшкә чыктым.

Без 12-18 сәгать эшли идек. Күп очракта шунда кунып калдык. Мин эшләгән бригадада 6-7 кеше, алар арасында иң кечкенәсе — мин. Сугыш елларында безнең завод 11 мең 600ләп очкыч җитештерде, аларның берсе генә дә без ясаган детальләрдән башка һавага күтәрелмәде.
Ул елларда кышлар салкын килде. Иске Татар бистәсеннән алып Авиация заводына 4 чакрымнан артык булгандыр, мин еш кына эшкә тимераякта бара идем, чөнки транспорт начар йөри, ә эшкә соңга калсаң, судка бирүләре ихтимал.
Сугыш елларында мин дәүләт бүләкләренең 4 сенә ия булдым, шул исәптән Дан ордены да бирделәр. Моннан тыш, 7 еллык белем алдым.
Җиңү көнен исә заводта каршы алдым. Төнге смена иде. Кешеләрне завод эченнән машина белән чыгарып, сугышның бетүен хәбәр иттеләр. Ул шатлыкны берничек тә, бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый.
Сугыш чоры баласы Надежда Осипченко:

Немецлар Мәскәүгә таба барганда, без яшәгән җирләр оккупацияләнде (Надежда ханым Брянск өлкәсе Гордеевск районы Петракова авылында туган һәм сугыш башланганда анда яшәгән — автор). Дошман гаскәре авылыбызны басып алды. Ул көнне мин идәндә әти ясап биргән курчак белән уйнап утыра идем. Кинәт кенә ишек ачылып китте һәм немецлар өйгә бәреп керде. Алар аңлашылмаган телдә нидер кычкырды, әтине ишегалдына алып чыгып китте. Әни алар артыннан чапты, мин дә әни артыннан йөгердем. Әнинең итәгенә ябыштым да, куркулы тавыш белән: ”Әни, әнием! Бу нәрсә? Мин куркам!” - дидем. Әнием миңа тыныч, әмма борчулы караш ташлап: “Сугыш килде...”, дип җавап бирде, аның тавышында мин авырлык сиздем. Бу сүзләр минем йөрәгемә кадәр үтеп керде. Башымда исә бер генә уй бөтерелә: “Сугыш килде...”, “Сугыш килде...”. Мин аның нәрсә икәнен ул вакытта тулысынча аңлап бетермәгәнмен, билгеле. Әмма ниндидер начар әйбер булуын ачык тойдым.
Безнең хуҗалык бик зур иде. Тавык-чебешләр, сыерлар, дуңгызларны әти-әни мулдан асрады. Немецлар исә, шул мал-туарның берсен дә калдырмыйча, бездән алып чыгып китте.
Шарик кушаматлы этебезне хәтерлим. Аны без әле көчек вакытында ук үзебезгә алган идек. Мин ул этне бик яраттым, гел аның белән уйный идем. Чит кешеләрне ишегалдында күреп, Шарик бик каты өрә башлады. Шул вакытта, немецларның берсе тотты да аны атып үтерде. Минем өчен бу бик зур тетрәнү булды. Мин өйгә йөгереп кердем дә мендәремә капланып елый башладым. Бик озак елаганым хәтердә. Шул мизгелдән алып, немецларны күралмый башладым.
Шулай итеп, немецлар безнең авылда яши башлады. Алар үз палаткаларында торды, үз ашханәләрендә пешерә иде. Авыл кешеләренә кагылмады. Шул рәвешле, көн артыннан көн үтте.
Кичләрен, мин әнинең итәгенә менеп утырып, тыныч вакытлар, ничек итеп бәйрәм итүләре, болыннар, урманнар буйлап курыкмыйча йөрергә мөмкин булган вакытлар турында сөйләгәнен тыңларга ярата идем. Боларның барысы да юк иде инде... Йокларга ятканда, көн саен Ходайдан немецларны авылыбыздан куып чыгаруын сорый идем. Иртән торган саен әни янына йөгереп барам да: ”Әнием, немецлар авылдан киттеме?” - дигән сорау бирәм. “Юк, Надюша, борчылма, алар тиздән китә”, - дия иде әнием. Мин исә әнигә ышана идем, чөнки ул беркайчан да алдамады.
Немец гаскәрләре чигенә башлагач, кабат безнең авыл аша үтте. Юлларында булган бөтен нәрсәне дә алар яндыра барды. Шул исәптән безнең йортка да чират җитте. Йортыбыз, сугыштан соң калган бердәнбер милек булса да, әти аны югалту белән килешкән иде инде, ә әни юк. Өебезне яндырырга җыенган немецлар янына килеп ул: “Нишлисез сез, җанварлар?!” - дип ачыргаланып кычкырды. Фашистлар исә кычкырып көлде генә һәм, әгәр дә ипи, йомырка, сало бирсәк, өйне исән калдыракчакларын әйттеләр. “Каян булсын андый ризыклар бездә?! Сез бит беренче генә гаскәр түгел!” - дип җавап бирде әни. Фашистлар аны үз атларына утыртты. Шул чагында әти: “Ник олы кешене шул кадәрле мәсхәрлисез?!” - дип кычкырды. Немецларның берсе аны төртеп кенә екты, әти җиргә барып төште һәм аңын җуйды. Фашистлар аңа салкын гына караш ташлады да инде тәмам хәле беткән әнине төртеп төшереп калдырды. Үзләре икенче йорт янына китте. Ул чакта авылда унлап йорт кына торып калды...
Автордан. Әлеге язмада балачагы Бөек Ватан сугышына туры килгән берничә кешенең генә хатирәләре урын алган. Татарстаннан барлыгы 700 меңләп күбрәк кеше сугышка алынган, шуларның 350 меңнән артыгы, ягъни алынган һәр 2 нче кеше яу кырында ятып калган. Сугыш кагылмаган бер генә шәһәр, бер генә авыл, бер генә гаилә дә юк. Кайбер галимнәр фикеренчә, бу сугышта СССРның 70 процент кешесе юк ителгән, аларның саны якынча 43 миллионнан артып китә. Сугыш бетеп 70 ел үтсә дә, аның корбаннарының төгәл саны һаман юк, сугышта үлем тырнагына эләкәннәрнең җәсәдләренең күпмесе билгесез кала бирә... Ватан иминлеге өчен гомерен биргәннәрнең, тылда көнне төнгә ялгап эшләүчеләрнең батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз